карлыганнан как ясау рецепты
Алмадан как ясау ысулы
Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар. Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.
Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.
*Алманы алып эчен чистартыртабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш.
*Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы избез. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. Әледән-әле болгатырга онытмыйбыз.
*Листүккә пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез.
*Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Безнең плитәдә 1 листүк как 3,5 сәгать кибә.
Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк.
Ә хәзер иң әһәмиятлесе!
Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз.
Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә.
Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр яки бал өсти. Кайберәүләр корица яки имбирь тамыры белән ясый. Без гади, бераз әчкелтем как яратабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Җиләктән как ясау ысулы
Өлкән яшьтәгеләрнең урман җиләгеннән һәм алмадан ясаган каклары кышкы салкын көннәрдә дә җәй тәмен тоярга ярдәм итә. Шушындый ук тәм-томны бакча җиләгеннән дә ясарга мөмкин. Әчкелтем тәме, хуш исе белән ул башка җимешләрдән ясалган каклардан һич тә калышмый.
Бу какны ясау өчен бер килограмм бакча җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк. Җиләкләрне яхшылап юганнан соң, сантиметр ярым диаметрлардагы шакмаклар белән турап, алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачаклар әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә. Шушы вакытта мичне 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк.https://vk.com/tatarshlari
Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң аны куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки «противень» өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Соңрак кәгазь өстенә сак кына итеп, нечкә агым белән җиләк катнашмасын салыгыз. Кашык ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак — как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена кптерергә кирәк. Мичнең ишеген япсагыз, ул кипмәячәк, ә пешәчәк.
Исмегөл апа Зәйнуллинадан Пәхләвә ясау рецепты
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллина аш-суны әнисеннән үк мирас булып калган рецептлар белән әзерли. Шулай ук Интернеттан, яки газета-журналлардан күргәннәрен дә, башта үзе пешереп карый, аннары якыннары белән дә бүлешә.
Пәхләвә камыры ясар өчен:
1 бал кашыгы чәй содасы
Эчлек өчен:
400 гр әстерхан чикләвеге
Камыр майлар өчен:
Сироп өчен:
Аерым савытта каймакка чәй содасы салып яхшылап болгатырга. Икенче савытка он һәм аның өстенә чәй содасы кушылган каймакны, эретелгән атланмайны салып, камыр басарга.
Әзер камырны 30-40 минутка суыткычка куеп торырга.
Ул арада эчлек әзерләргә: чикләвекне бик нык итеп вакларга, шуңа песок салып яхшылап болгатырга. Эчлек әзер.
Әзер камырны суыткычтан алып, 8 тигез өлешкә бүләргә дә һәр җәемне юка итеп җәяргә. Табага бер җәемне салып, аның өстен эретелгән атланмай белән майларга һәм тагы бер җәем камырны өстенә куярга да, атланмай белән майлап, шуның өстенә эчлекнең беразын сибәргә. Һәр катлам шулай эшләнә.
Әзерләп бетергәч, пәхләвәнең өстен бер йомырка сарысы белән майлап, ромб рәвешендә камырны кисәргә һәм өстен чикләвек белән бизәп духовкага 30-40 минутка пешерергә куярга. Пешеп чыгарга 10-15 минут кала пәхләвә өстенә баллы су коярга.
Баллы су болай эшләнә: су белән балны кушарга һәм ут өстендә эретеп алырга, ләкин кайнатмаска.
Пәхләвә пешеп, әзер булгач, суытырга, аннары гына кисәргә кирәк.
Зөлфия Шакировадан кабак согы ясау рецепты
Кабак согы ясау өчен: Кабак, су, ике әфлисун, 250 грамм шикәр комы, 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы.
6 литрлы кәстрүльгә кабакны шакмаклап турап салырга.
Кабак күмелерлек итеп өстенә су коярга. Кайнап чыкканнан соң 15 минут пешерергә. Суынырга алып куярга. Бу масса 10 минут суынгач блендер белән изәргә. Шуңа әфлисун согы, шикәр комы,.0,5 аш кашыгы лимон кислотасы салырга һәм янадан кайнатып чыгарырга.
Аннары стерилләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.
«Бик файдалы сок, ясавы да мәшәкатьле түгел», — дип язган җырчы.
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
+7 (843) 222-0-999 (1304)
Редакциянең электрон почтасы
Баш редактор урынбасары
Intertat (Интертат) республика электрон газетасы. Гамәлгә куючы: «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте. Редакция: «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.
Кара һәм кызыл карлыган желесе
Быел кара һәм кызыл карлыган уңышы яхшы булды. Бакчачылар бер куактан берничә чиләк җиләк җыя. Аннан шәп желе ясап була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
«Безнең гаиләнең иң яраткан кайнатмасы — кара карлыган желесы. Бу файдалы да, тәмле дә. Башта җиде стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. Аны 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Без аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз», — дип сөйли Гөлия Әгъләмова.
Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерилизацияләнгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны башы белән аска таба борып куеп, шул килеш бер тәүлек тотыгыз.
Суынгач, желе барлыкка килер.
Кызыл карлыганнан да татлы желе ясап була. Карлыганны чистартыгыз, юыгыз һәм иләк аша чыгарыгыз.
«Желе бер стакан җиләкле сиропка ике стакан шикәр комы исәбеннән әзерләнә. Башта шикәрнең яртысын гына сиропка өстәп, 15 минутка чамасы кайнатыгыз. Аннары шикәрнең калган өлешен салыгыз, тулысынча эреп беткәнче болгатыгыз, аннары уттан алыгыз. Желе суынганчы стерилизацияләнгән савытларга тутырыгыз», — дип аңлатты Гөлия.
Желедан морс ясап була, аеруча кызыл карлыган желесы морс өчен яхшы була, диелә хәбәрдә.