кара карлыган компоты рецепты
Хуҗабикәләр, сезнең өчен җиңел генә ясала торган кызыл карлыганнан компот рецепты
Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак җитте. Җәй башындагы салкыннар шау чәчәктә утырган куакларга зыян салгандыр инде дип хафалануларыбыз юкка булган икән.
Тулып пешкән кура җиләкләре, чияләр кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп тора, крыжовниклар да йомшарып килә. Уңган хуҗабикәләрнең социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә чиләк-чиләк җыелган бакча, урман, болын җимешләре – викторияләр, каен, җир җиләкләре, карлыган һәм алардан әзерләнгән кайнатма-компот фотолары урын алды. Алардан күренгәнчә, быел кызыл карлыган аеруча уңган. «Кызыл карлыганның күплеге. исең китәрлек, җыеп кына өлгер. » дип язучылар күп булды. Кара карлыганнан аермалы буларак, кызылының җимешләре барысы берьюлы өлгерә – бер-ике көн эчендә тәлгәшләр кып-кызыл була. Шулай да бакчачылар аларны өзәргә ашыкмаска, тәмам пешеп җиткәнче, тагын 5-7 көн тотарга киңәш итә. Җимешләр коелмаячак, бары тик балланачак кына. Кызыл карлыганнан ясалган компот кызуда эчәсе килүне баса, күңел болгануны бетерә, аппетитны яхшырта, хәл кертә.
Шуңа күрә сезгә җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез: 3 литрлы стерильләштерелгән банкага яхшылап юылган 500 грамм карлыган, 400 грамм шикәр комы салабыз. Өстенә кайнар су коябыз һәм капкачын ябабыз. Теләгән кеше бераз гына ванилин да куша ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Кара карлыган компоты рецепты
1 кг черной смородины
средний апельсин
1 лимон
1.5-2 кг сахара
1. Вымыть смородину. Перебрать, убрать все подпорченые ягодки. Убрать хвостики. Разложить черную смородину на бумажные полотенца и дать высохнуть.
2. Апельсин и лимон вымыть. Апельсин нарезать кусочками. Лимон лучше разделить на цедру и мякоть. очень часто белая кожица под цедрой горькая и потом она испортит вкус варенья. Поэтому либо выбирайте тонкошкурые лимоны. Либо, если лимон с толстой кожицей, попробуйте его на вкус. При необходимости снимите отдельно цедру, очистите белую прослойку и оставьте мякоть.
3. Через мясорубку пропустить черную смородину, апельсин, цедру и мякоть лимона (или целый лимон).
4. Добавить сахар, хорошо перемешать. По поводу количества сахара. Если вы собираетесь съесть варенье быстро — можно добавить всего один килограмм сахара. Так варенье будет более полезное. Но если вы собраетесь хранить его долго — добавляйте полтора килограмма. Если же вы решили поставить его в погреб, то лучше добавить сахара до двух килограмм.
5. Оставляем смесь при комнатной температуре на сутки. За это время нужно несколько раз перемешать ингредиенты, что бы сахар хорошо растворился. Затем разливаем все по баночками. Баночки нет смысла стерилизовать. просто хорошо вымойте и просушите. Ставим в холодильник на сутки. За это время варенье загустеет. Затем варенье в каждой баночке присыпаем сахаром. Делаем равномерный слой в полсантиметра. Так оно будет дольше храниться и не будет образовываться плесень. Если же засыпать сахаром сразу, а не выдержать в холодильнике, то варенье будет жидким и весь сахар утонет. Накрываем крышками и храним в холодильнике или холодном погребе.
Хуҗабикәләр, сезнең өчен җиңел генә ясала торган кызыл карлыганнан компот рецепты
Җиләк-җимеш өлгергән, муллык ташып торган чак җитте. Җәй башындагы салкыннар шау чәчәктә утырган куакларга зыян салгандыр инде дип хафалануларыбыз юкка булган икән.
Тулып пешкән кура җиләкләре, чияләр кызыл тамчылар булып, тамам-тамам дип эленеп тора, крыжовниклар да йомшарып килә. Уңган хуҗабикәләрнең социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә чиләк-чиләк җыелган бакча, урман, болын җимешләре – викторияләр, каен, җир җиләкләре, карлыган һәм алардан әзерләнгән кайнатма-компот фотолары урын алды. Алардан күренгәнчә, быел кызыл карлыган аеруча уңган. «Кызыл карлыганның күплеге. исең китәрлек, җыеп кына өлгер. » дип язучылар күп булды. Кара карлыганнан аермалы буларак, кызылының җимешләре барысы берьюлы өлгерә – бер-ике көн эчендә тәлгәшләр кып-кызыл була. Шулай да бакчачылар аларны өзәргә ашыкмаска, тәмам пешеп җиткәнче, тагын 5-7 көн тотарга киңәш итә. Җимешләр коелмаячак, бары тик балланачак кына. Кызыл карлыганнан ясалган компот кызуда эчәсе килүне баса, күңел болгануны бетерә, аппетитны яхшырта, хәл кертә.
Шуңа күрә сезгә җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез: 3 литрлы стерильләштерелгән банкага яхшылап юылган 500 грамм карлыган, 400 грамм шикәр комы салабыз. Өстенә кайнар су коябыз һәм капкачын ябабыз. Теләгән кеше бераз гына ванилин да куша ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Варенье кайнату өчен 5 төрле рецепт. Ошаганын сайлап алыгыз
Үз согындагы бакча җиләге. Юылган җиләкләрне сөзгечкә салып суын саркытыгыз. Аннары җиләкләрне, өстенә шикәр комы сибә-сибә, бер литрлы банкага тутырыгыз. һәм банканың капкачын ябып, сулы мунчада ун минут стерильләштерегез. 3 килограмм җиләккә 900 г шикәр комы кирәк.
Чияле җиләк вареньесы. Юылган җиләкне изгәләп, боламык ясагыз, шикәр комы өстәп, салмак утта шикәре эрегәнче тотыгыз. Аннан соң юып, төше әрчелгән чияләрне шул кайнап торган җиләккә салып болгатыгыз.
10-15 минут кайнатыгыз. Шуңа лимон согы белән вакланган лимон кабыгы өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. әзер вареньены стерильләштерелгән банкага тутырып, капкачлагыз.
2 кг төче чиягә (черешня): 1 кг вак бакча җиләге, 3 кг шикәр комы, ярты лимон согы һәм кабыгы кирәк.
Крыжовниктан желе. Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез. Аннары крыжовникны иләк аша уздырыгыз. Шул барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып, 20 минутлап кайнатыгыз. Варенье пешеп җитәр алдыннан кызыл карлыган согы кушып болгатыгыз.
1 килограмм крыжовникка: 500 г шикәр комы, 3 аш кашыгы кызыл карлыган согы кирәк.
Кара карлыганнан мармелад. Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут кайнатыгыз.
Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез.
60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кг карлыганга 300 г шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.
Кара һәм кызыл карлыган желесе
Быел кара һәм кызыл карлыган уңышы яхшы булды. Бакчачылар бер куактан берничә чиләк җиләк җыя. Аннан шәп желе ясап була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
«Безнең гаиләнең иң яраткан кайнатмасы — кара карлыган желесы. Бу файдалы да, тәмле дә. Башта җиде стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. Аны 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Без аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз», — дип сөйли Гөлия Әгъләмова.
Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерилизацияләнгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны башы белән аска таба борып куеп, шул килеш бер тәүлек тотыгыз.
Суынгач, желе барлыкка килер.
Кызыл карлыганнан да татлы желе ясап була. Карлыганны чистартыгыз, юыгыз һәм иләк аша чыгарыгыз.
«Желе бер стакан җиләкле сиропка ике стакан шикәр комы исәбеннән әзерләнә. Башта шикәрнең яртысын гына сиропка өстәп, 15 минутка чамасы кайнатыгыз. Аннары шикәрнең калган өлешен салыгыз, тулысынча эреп беткәнче болгатыгыз, аннары уттан алыгыз. Желе суынганчы стерилизацияләнгән савытларга тутырыгыз», — дип аңлатты Гөлия.
Желедан морс ясап була, аеруча кызыл карлыган желесы морс өчен яхшы була, диелә хәбәрдә.