алма повидлосы ясау рецепты
Чәй эчәргә дә, пирог эченә салырга да ярый торган алма повидлосы рецепты
Алма повидлосы ясар өчен теләсә нинди сортны алырга була.
Бик тәмле повидло рецептын «Челнинские известия» сайты киңәш итте.
Зинаида Плетнева сүзләренчә, бу кайнатма белән чәй эчеп тә, пирог эченә салып та була.
«Алманың кабыгын чистартмагыз. Чиста итеп юылган алмаларны зур кисәкләргә турап, орлыкларын алып ташлап, кәстрүлгә тутырыгыз. Калын стеналы савыт алыгыз. Алма өстенә бераз су салып, капкачын каплагыз да томалап пешерегез. Алмалар йомшарганчы сүрән утта пешерегез. Пешерү вакыты алма күләменә бәйле», — ди ул.
Аннары суытыгыз да блендер белән болгатыгыз. Алма боткасын кәстрүлгә салыгыз һәм 3 кило пюрега 1,2 кило шикәр комы өстәгез.
Пюрены кайнатып чыгарыгыз. куерак итәсегез килсә, сыеклыгын озаграк кайнатыгыз. Суынгач повидло тагын да куерачак, дип искәртә Зинаида.
Кайнар повидлоны чиста банкаларга тутырыгыз. Банкаларны стерильләштермәсәгез дә була. Җылы урынга куеп, акрын гына суытыгыз, дип киңәш итә хуҗабикә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Алмадан как ясау ысулы
Август дигәч, алма исе кергән шикелле була. Алма күп булганда аны нишләтергә дә белгән юк. Варенье ясап, компот кайнатып, сыгып, сок ясап караган бар. Ләкин еш кына алма компоты, алма согы эчәсе килми, ә катырылган алма тора-тора әллә ничек тәмен югалта. Бездә иң ашала торган нәрсә — өйдә ясалган алма кагы. Гадәттә яхшылап качырып куймасаң, аны алма бакчада беткәнче үк ашап бетерәләр. Ясау да әлләни катлаулы түгел.
Как өчен иң яхшысы яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгәнрәк — яшел, каты алма.
*Алманы алып эчен чистартыртабыз. Тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була әле). Тазартылган алма якынча 1 кг булырга тиеш.
*Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә әз генә (ярты стакан) су салып әкрен утка тушить итәргә куябыз. Алманың сортына карап якынча 1-2 сәгать кирәк булырга мөмкин. Алма йомшаргач, блендерда, тигез пюре булганчы избез. Пюрены болгатып, артык дымы парга очсын өчен, тагын бераз әкрен утта тотып алабыз. Әледән-әле болгатырга онытмыйбыз.
*Листүккә пешерү кагазе (пекарская бумага) җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм алманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 мм дан да калын итмичә листүккә җәябез.
*Пюре кибеп кулга ябешми башлаганчыга кадәр, духовкада иң әкрен утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Безнең плитәдә 1 листүк как 3,5 сәгать кибә.
Как кипкәч тулысы белән суынганчы көтәргә кирәк.
Ә хәзер иң әһәмиятлесе!
Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кагазне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз, һәм сак кына салдырабыз.
Какны кагазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы нәрсә.
Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен, кайнатканда шикәр яки бал өсти. Кайберәүләр корица яки имбирь тамыры белән ясый. Без гади, бераз әчкелтем как яратабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Алма повидлосы рецепты
Бик тә шәп, куе, матур төстә, нәкъ без үскәндә кибеттә сатыла торган, безнең әби, әниләр ясаган, бернинди желатинсыз, бернинди буяуларсыз повидло.
Беренче көнне ясаган повидлога суны күбрәк салдым, икенче көнне ясаган повидлога суны әз салдым, чөнки алма сусыл иде, алма сортына да карый.
Алмаларны юып, бүлемләргә бүлеп савытка тутырабыз. Өстенә төбенә алма ябышып көймәслек өчен генә стакан ярым су салабыз. Томалап пешерәбез, ара-тирә болгатабыз. Әгәр дә алма пешеп бетмичә ябышырга уйлый икән, әз генә тагын су салыгыз.
Үзегез чамалагыз. Алмалар изелеп пешкәч, тукмак белән төябез, блендер белән әйләндереп алабыз да, иләк аркылы сөзәбез. Бер авырлыгы юк, иләктән үткәргәндә тукмак белән төрткәләп төшерү җиңел. Шушы сөзелгән массаны үлчәп, 1 кг га 1 кг шикәр салып, бер 40 минут чамасы кайнатабыз. Беренче көнне минем 40 минут кайнады, икенче көнне ясаган повидло бер сәгать кайнады.
Әгәр дә сезгә куе повидло кирәк түгел икән, ипигә ягып ашардай пюре гына кирәк булса, шикәрен киметеп, кайнату өлешен дә киметеп эшләгез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.
Мәрьям Миңнегулова
Фото: http://pixabay.com

Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ
Утырымы сөзеп алынган балан согыннан әзерләнә. 1 л сокка 800 г исәбеннән шикәр комы кушып, эмаль табакны ут өстенә куябыз, катнашманы даими рәвештә болгатып, шикәрен эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз.
Икенче ысул
Баланга кайнар су коеп биш минут тоткач, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Шикәр комы урынына бал куллану отышлы.
Балга катырылган балан
Балан тәлгәшләрен югач, беркадәр кипшендерәбез. Балны эретеп, ботакчыкларны шуңа манып алып, кулинария кәгазенә таратып киптерәбез. Болай эшкәртелгән балан икенче уңышка чаклы саклана.
Балан кесәле
Ярты стакан крахмалны җылымса суда җебетәбез,1 стакан балан согы кушып болгатабыз. 3 л суны кайнатып чыгарабыз, 2 стакан шикәр комы, крахмаллы балан согы салып, болгата-болгата кайнап чыгу халәтенә җиткергәч, газны сүндерәбез.
Балан компоты
Чистартып юылган җимешләрне коры чиста банкаларга тутырабыз, өсләренә 1 литр суга 500 г шикәр комы салып кайнатылган сиропны кайнар килеш коябыз. Ярты литрлы банкаларны – 20 минут, 1 литрлыларын ярты сәгать стерильләштерәбез.
Хәмидә Гарипова, Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз